Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Касторама" йорт һәм төзекләндерү өчен товарларны берәмләп сатучы компанияләренең иң эреләренең берсе. Ул компаниянең Россия базарында билгеле булуын искәртте.
"Безнең республикада йорт һәм төзекләндерү өчен товарлар сатучы берничә уңышлы берәмләп сату челтәрләре бар. "Касторама" кебек эре компания Татарстан базарына чыкса, без бик шат булабыз", - дип ассызыклады ул.
Мишель Шез үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан турында дан дөньяда киң таралган, аны ышанычлы партнер һәм Россиянең икътисадый яктан көчле регионы буларак беләләр.