Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казанда WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
2015 елның 2 октябре, җомга
Казанда WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек максатында Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җаваплылыкны бүлү концепциясе эшләнә, аның кысаларында төбәкара компетенция үзәкләре төзү каралган. Аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 4 млрд сум акча бүленә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
"2016 елда 2019 елда узачак дөнья чемпионатына әзерлек өчен һөнәр блоклары буенча 6 төбәкара компетенция үзәге төзеләчәк. Бу мәгълүмати технологияләр, транспорт хезмәте күрсәтү һәм логистика, сәнгать һәи дизайн, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгый җитештерү, төзелеш. Федераль бюджеттан 4 млрд сум акча бүленде, бу бер елга 165 млн сум дигән сүз", - дип белдерде ул киңәшмәдә.
Э.Фәттахов сүзләренчә, төбәкләрне сайлап алу агымдагы елның октябрь-ноябрь аенда узачак. Төбәкләргә мәҗбүри таләп - партнерларча финанслашу һәм вузлар белән хезмәттәшлек. "Үзәкләр гамәлдәге белем бирү стандартлары нигезендә эшләячәк", - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанга it-юнәлеш беркетелгән, аңа 11 һөнәр кергән. "Әлеге үзәкне Иннополис базасында урнаштыру мөмкинлеге карала", - дип хәбәр итте Фәттахов.
Энгель Фәттахов киңәшмәдә республика Премьер-министрына ТР командасын WorldSkills-2019 чемпионатына әзерләү программасы һәм әлеге хәрәкәтне һөнәри белем бирү системасында үстерүгә дәүләт программасы статусын бирү һәм аны тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз