Бүген Сочида Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Халыкара инвестицион форумның күргәзмә комплексында Татарстан экспозициясе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Инвестицион проектлар берничә тема буенча тәкъдим ителгән иде, шулардан: «Инвестицион инфраструктура», «Предприятиеләр», «Инвесторлар», «Электрон Татарстан», «Туризм» һәм «WorldSkills Kazan 2019».
Дмитрий Медведев Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү ролигын карады. РФ Премьер-министрын Татарстанда чит илләр капиталын җәлеп итү буенча уздырылучы эш белән таныштырдылар һәм чит илләр инвесторлары белән хезмәттәшлекнең аеруча мөһим үрнәкләре турында сөйләделәр.
Шулай ук Д.Медведев эшче һөнәрләре вәкилләрен укыту һәм яңа һөнәргә өйрәтү өчен махсус тренажерларны бәяләде. Бу аппаратларда Казанда булачак «WorldSkills Competition-2019» һөнәри осталык дөнья чемпионатында катнашучыларны әзерләү бара.
Аннары Россия Хөкүмәте Рәисе тагын бер яңалыкны – Татарстан буенча виртуаль турны сынап карады. Өстәмә хакыйкать күзлеге ярдәмендә Дмитрий Медведев виртуаль рәвештә Казанның тарихи урыннарында, борынгы Болгар шәһәрендә һәм Свияжск утрау-шәһәрендә булды.
Дмитрий Медведев экспозиция дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Татарстан делегациясенә уңышлар теләде.
Шулай ук көн дәвамында күргәзмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Россия финанслар министры Антон Силуанов карады.