Рөстәм Миңнеханов Сбербанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты

2015 елның 2 октябре, җомга

«Сочи-2015» халыкара инвестицион форумы кысаларында Сбербанк «Диверсификация. Сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, башка альтернатива юк» темасына эшлекле иртәнге аш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эшлекле очрашу барышында Россия Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Россиянең 2000-2011 еллардагы финанслар министры Алексей Кудрин, РФПИ генераль директоры Кирилл Дмитриев, ФАХ башлыгы Игорь Артемьев, Россия икътисад мәктәбе ректоры Симеон Дянков, Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров чыгыш ясадылар. Дискуссияне Сбербанк президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф алып барды.

Дискуссиядә залда катнашучылар арасында ике интерактив тавыш бирү уздырылды. Диверсификациянең нинди юлын сайларга дигән сорауга конкурент сәясәтне үстерергә һәм ныгытырга дигән җавап иң популяр булды. 10 елдан соң Россия экспорты диверсификацияле булырмы дигән сорауга тавыш бирүчеләрнең 40% ка якыны: «Хосусый инициативадан башка диверсификация булмаячак» дигән җавапны сайлады.

Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы – 2009 елдан бирле эре инвестицион-икътисадый форумнарда Сбербанк уздыра торган традицион чара.

Аңарчы эшлекле иртәнге аш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International