Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ставропольск крае губернаторы Владимир Владимир белән очрашты. Очрашу Сочида Халыкара инвестицион форум мәйданчыгында узды.
Яклар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышты, шулардан: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ставропольск крае зур потенциалга ия. Регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрне уртак үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру юлы белән үстерергә кирәк, диде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Владимиров Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Ставропольск крае Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.