Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган. Ел башыннан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияләре һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 926 тикшерү уздырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә 999 күп фатирлы йорт төзү тәмамланган, хәзергә кабул итү комиссиясе ясаган кисәтүләрне төзәтүләр бара. 631 күп фатирлы йортны Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алган. Шулай ук 119 мәктәптә һәм 7 коррекцион мәгариф учреждениесендә эшләр тәмамланып килә.

«Балалар өчен савыктыру лагерьларына капиталь ремонт программасы кысаларында финанслауның гомуми күләме 76 млн. сум тәшкил итә. 2015 елда 14 лагерьга капиталь ремонт ясалды. Барлык объектларда да ремонт эшләре төгәлләнде», - диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды барлык 4 программаны да төгәлләгән: авылларны су белән тәэмин итү, җылылык системасын индивидуаль казаннарга күчерү, социаль-мәдәни өлкәдә казаннарны алмаштыру, урам яктырткычларын торгызу эшләре.

Нотыкчы җылылык сезонына әзерлеккә аерым тукталды. Бүгенгә кышкы салкыннарга социаль-мәдни өлкәнең барлык объектлары (100%) һәм коммуналь инфраструктура объектларының 99,9%ы әзер.

Күп фатирлы торак фонды 43 муниципаль берәмлектә дә әзер. Казан шәһәре генә арткарак кала (90,8%) һәм Алабуга шәһәрендә бер йорт. Хәзерге вакытта республиканың 27 районында торак йортларга һәм социаль өлкә объектларына җылылык җибәрү 100% үтәлгән.

Моннан тыш, участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт ясау программасы тәмамланган. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенгә 261 сыер фермасының 9ында капиталь ремонт төгәлләнгән, 133силос-сенаж траншесеннән 40сы ремонтланган, шулай ук 36 яшелчә-бәрәңге саклагычның 8ендә эшләр азагына җиткән.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә «Парклар һәм скверлар» программасы буенча эшләр 45 муниципаль берәмлектәге барлык 140 объектта да алып барыла: 112 объектта эшләр тәмамланган, октябрьдә 25 объектта эшләрне бетерү планлаштырыла, ноябрьдә – 3 парк һәм скверда.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар җитәкчеләрен барлык республика һәм федераль программалар үтәлешен төгәл тикшереп барырга, җылылык бирүне активлаштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International