Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт хезмәте ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бәйрәм очрашуы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.

Дәүләт хезмәте ветераннары өчен бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов аларны бәйрәм белән котлады. Мондый очрашулар бергә җыелып, агымдагы вәзгыятьләр буенча фикер алышу һәм киләчәккә республиканы үстерү планнарын билгеләү җаен чыгара, дип билгеләп үтте ул. "Бу залга җыелучыларга бүгенге эшләре һәм гражданлык позицияләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов агымдагы елны мөһим һәм җаваплы ел дип атады. Бу Җиңүнең 70 еллыгы елы һәм Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, сайлаулар уңышлы үткәрелгән ел. "Мин һәрвакыт безнең белән булган ветераннарга бик рәхмәтлемен, без сезнең эшне дәвам итәбез. Бу халыкның һәм сезнең ышаныч. Сезнең ышанычны акларбыз дип өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты. Бүген, катлаулы икътисадвй вәзгыятькә карамастан, Татарстан төрле юнәлешләрдә уңышлы үсеш ала, диде ул. Чыгышын тәмамлап, Р.Миңнеханов ветераннарга тагын да рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аерым алганда, "Фидакарь хезмәте өчен" ТР медале белән Венера Ибнеева бүләкләнде. Тәслимә Фәсхетдиновага "Татарстан Республикасы җирле үзидарә өлкәсендәге хезмәтләре өчен" медале, Әнәс Хәсәновка ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов Рево Идиатуллинны туган көне белән котлады.

Дания Дәүләтшина дәүләт хезмәте ветераннары исеменнән республика җитәкчелегенә игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International