Котлаулардан соң Илдар Халиков дәүләт бүләкләрен тапшырды. “ТР алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова һәм КФУның Физика институты теоретик физика кафедрасы профессоры Борис Кочелаев бүләкләнде. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә “ТРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре” һәм “ТРның атказанган укытучысы” исемнәре бирелде, ТР Президентының Рәхмәте тапшырылды.
Бәйрәм чарасы кысаларында сәхнәгә шулай ук “Белем бирүнең сыйфаты өчен” рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстанның 30 иң яхшы мәктәбе директорлары, “ТРның класс җитәкчесе”, “ТРның ел тәрбиячесе” конкурслары, “Россия педагог-психологы” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабы, “ТРның ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләре чакырылды.
Искә төшерәбез, быел Казанның Киров районы 151нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова Татарстанның ел укытучысы булды.
“Республиканың киләчәге мәгариф системасына бәйле. Шуңа республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына зур игътибар бирелә”,- дип билгеләде Энгель Фәттахов.
Бәйрәм тәмамланганда “Самоцветы” ансамбле чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.