Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән (2015 елның 4-5 октябре) Япониягә (Киото шәһәренә) килде.
Сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форумда катнашу, форум Киото шәһәрендәге конференц-үзәктә узачак. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президентының «Энергетика һәм әйләнә-тирә мохит» пленар сессиясендә катнашуы планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзё Абэ белән очрашуында катнашачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов «Иокогава электрик» компаниясе президенты Нишиджима Такаши һәм Япония эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.
ТР делегациясе составында: Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар.
Иртәгә, 2015 елның 5 октябрендә Татарстан делегациясе эшен Япония башкаласы Токио шәһәрендә дәвам итәчәк.