Бүген Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзё Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форум мәйданчыгында Киото шәһәрендә узды.
Аркадий Дворкович, Синдзё Абэны сәламләп, форумда катнашырга чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм чараның югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте.
Яклар Россия-Япония хөкүмәтара комиссиясе кысаларында ике яклы үзара файдалы хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү зарурлыгын билгеләп үттеләр.