Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» ел саен уздырыла торган халыкара форум ачылуда катнашты

2015 елның 4 октябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» Science and Technology in Society (Япония, Киото ш.) ел саен уздырыла торган халыкара форум ачылу тантанасында катнашты. Искәртик, ТР Президенты хәзерге вакытта Япониягә эш сәфәре кыла (2015 елның 4-5 октябрь көннәре). Аны ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар озата йөри.

Форумны ачу тантанасы Киото шәһәренең Халыкара конференц-үзәгендә (Kyoto International Conference Center Takaragaike) үтте. Форумның төп максаты - кешелек алдында торучы бурычларны хәл итү максатында фән һә техника казанышларын файдалануда киртәләрне бетерү. 

Форумның мәртәбәле катнашучыларны арасында быел Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович, "Роснано" ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, Фән һәм техник сәясәт идарәсе директоры Джон Холдер, форум рәисе, Франция Премьер-министры Мануэль Вальс,Шри-Ланка Премьер-министры Раниль Викремесингхе һәм башкалар бар. 

Форум алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Киото префектурасы Губернаторы Ямада Кейджи һәм Киото шәһәре мэры Дайсаку Кадокава белән кыска гына танышу очрашуы булды. Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдә борынгы Япония шәһәренең матурлыгына игътибар итте. 

«Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS forum NPO-2015) халыкара форумында катнашучыларга сәламләү сүзе белән форумга нигез салучы профессор Кодзи Оми чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, STS forum - форумда катнашучы илләр өчен үз-үзләрен күрсәтергә, элемтәләр урнаштырыга яхшы нигез. 

Япония Премьер-министры Синдзо Абэ чыгышында болай дип әйтте: "Мин Японияне инновацияләр бер-бер артлы барлыкка килеп торучы илгә әйләндерәсем килә. Безгә белем белемне каршы алучы һәм инновацияләр тагы да күбрәк инновацияләр тартып торучы система булдырырга кирәк". 

Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, аның иленә "инновацияле экоситсема булдыдырга кирәк". "Бу - якындагы биш елга иң мөһим бурыч", - диде ул, һәм әлеге бурычны хәл итүдә мөһим рольне экологик яктан чиста автомобильләр сәнәгатен үстерү уйный. Бу макстака соңгы елларда Япониядә төп басым ясала. 

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович чыгышында генетик модификацияләнгән продуктлар темасына кагылды. "Без дөньяны генетик модификацияләнгән продуктларсыз да ашатып булуына ышанабыз, - дип ассызыклады ул. - Без әлеге технологияләргә каршы түгел, ләкин илебездә файдаланырга, үстерергә җыенмыйбыз". 

РФ вице-премьеры форум кунакларына Россиядә "гаять зур җир запаслары бар, аларны аграр сәнәгать өчен кулланып була", дип сөйләде. "Безнең төп өстенлекле максатларыбызның берсе - агросәнәгать секторына инвестицияләр", - диде ул, һәм Россиядә атом төш һәм гадәти энергетика өлкәләре көчле икәнен искәртте һәм илебез яңадан булдырыла торган энергия чыганакларына бәйле технологияләрне үстерүне дәвам итәчәген билгеләде. 

Бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Энергетика һәм әйләнә-тирә мохит" пленар сессиясе эшендә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International