Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов Джунтендо Университетында симуляция үзәгендә булдылар

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джунтендо Университетында симуляция үзәгендә (Токио) булдылар. 

Джунтендо Университеты Япониянең 1838 елда ачылган хосусый югары уку йорты. Университет максаты – медицинаның фәнни һәм гуманитар  аспектларын әйбәт белүче табиблар әзерләү. Джунтендо Университеты 14 илнең 42 университы белән партнерлык килешүләре төзегән

Джунтендо Университетының медицина буенча директоры Араи Хаджимэ медицина симуляторларын һәм башка интерактив компьютерлаштырылган җайланмаларны файдалану буенча кунаклар өчен тәкъдир итү уздырды.

 

Белешмә өчен:

 

Казан федераль университетына визиты кысаларында Япония делегациясе Джунтендо Университетында (Япония) «ЭЙДОС-Медицина» ҖЧҖ җитештерүе Татарстан техникасы базасында симуляция үзәге булдыру турында карар игълан итте. 2015 елның октябрендә тиешле үзәк ачылачак.  

Үзәкне оештыру Джунтендо Университеты Директорлар советында расланган, 2015 елның сентябре азагына кадәр эшләтеп җибәрү җайланмалары куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International