Татарстан Президентына Токиода «Аммоний» ААҖ комплексын гарантия сынауларын тәмамлау турында акт тапшырдылар

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Токиода «Аммоний» ААҖ комплексын төзүнең генераль подрядчиклары гарантия сынауларын тәмамлау турында акт тапшырдылар. Акт тапшыру Рөстәм Миңнехановның төзелеш- монтаж эшләрен башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашуы кысаларында узды. 

«Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» Япония компанияләре (2010 елда имзаланган котракт нигезендә) Татарстан Республикасының Менделеевск районында аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын төзүдә катнашалар. 

Рөстәм Миңнеханов Япония партнёрларына сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, «Мицубиси Хэви Индастриз» и «Соджиц Корпорейшн» компанияләре үз бурычларын вакытында үтәделәр.    

«Әлеге проект уникаль. Россиядә мондый объектлар берничә дистә еллар инде төзелмәгән. Бу башкалар өчен дә үрнәк булырга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Мицубиси Хэви Индастриз» Директорлар советы рәисе Хидеаки Омия үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

Әңгәмә барышында билгеләп үтелгәнчә, тулаем «Аммоний» проекты уңышлы булырга тиеш, яклар аны киңәйтү эшләре өчен эш төркеме төзеделәр. 

«Мицубиси Хэви Индастриз» штаб-квартирасындагы очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов «Соджиц Корпорейшн» компаниясенең Сәнәгать проектлары идарәсенең Росся һәм БДБ илләре буенча генераль менеджеры ярдәмчесе Дзюн Мориямага «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International