Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 25 меңнән артык укучы математика буенча БДИ бирәчәк
2010 елның 9 марты, сишәмбе
Быел Татарстан мәктәпләрен 25 меңнән артык 11 сыйныф укучысы тәмамлый һәм барысы да рус теле, матемика фәннәре буенча имтихан бирергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова белдерде.
Министрның урынбасары узган ел республика территориясендә 32 меңгә якын кеше имтихан тапшырды, шул исәптә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы 27220 бала, дип искә төшереп үтте. Быел ТР мәктәпләрен 25 меңнән артык 11 сыйныф укучысы тәмамлый.
Людмила Ногъманова билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда 14 фән буенча Бердәм дәүләт имтиханы үткәреләчәк. Рус теле һәм математика буенча БДИ бирү мәҗбүри булачак, шулай ук әдәбият, мәгълүмати коммуникацион технологияләр, физика, химия, биология, география, история, җәмгыять белеме, информатика, чит телләр (инглиз, алман, француз һәм испан). БДИ формасында имтиханнар саны чыгарылыш укучылары тарафыннан нинди уку йортына керергә теләвен исәпкә алып билгеләнә.
Министрың урынбасары сүзләренчә, апрель-июньдә БДИ бирүчеләр чыгарылыш сыйныф укучылары һәм вуз, ссузларга укырга керүчеләр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга заявкаларын 1нче мартка кадәр бирергә тиеш иде. 9нчы мартка булган мәгълүматлар буенча Татарстанда рус теле буенча 25344 кеше имтихан бирергә ниятли, ә математика буенча – 25043. Үзләре сайлап бирә торган фәннәр исемлеге ай ахырына кадәр ачыкланып бетәчәк.
ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары мәгълүматлары буенча 2010 елда БДИ бирүнең якынча вакыты билгеләнгән. Рус теленнән вакытыннан алда 20-30нчы апрельдә БДИ бирәчәкләр. БДИн вакытыннан алдан бирергә кичке мәктәпләрдә укучылар, армиягә чакырылучылар, халыкара һәм Россия ярышларында һәм конкурсларында катнашырга китүчеләр, чит илгә яшәргә китүчеләр һ.б. хокуклы. Людмила Ногманова белдерүенчә, БДИн вакытыннан алдан бирергә әлегә ике татарстанлы гына теләк белдергән.
Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп этабы 27нче майдан башлап 21нче июньгә туры килә. 27нче майда – мәгълүмати коммуникацион технологияләр, биология һәм әдәбият, 31нче майда – рус теле, 4нче июньдә – чит телләр һәм химия, 7нче июньдә – математика, 11нче июньдә – тарих һәм физика, 15нче июньдә – җәмгыять белеме һәм география. Шулай ук 17-21нче июньгә резерв көннәр билгеләнгән. БДИның өстәмә этабы 8-19нчы июльгә туры килә.
10нчы майга кадәр барлык чыгарылыш укучыларына белем алу учреждениеләрендә яки теркәлү урыннарында БДИга пропуск алырга кирәк. БДИ буенча сорауларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 292-24-32 һәм 525-48-39 . Шулай ук министрлыкның БДИ бүлегендә еш бирелә торган сорауларга җавап табарга мөмкин.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз