Рөстәм Миңнехановка КАМАЗның пилотсыз автомобилен булдыру проекты турында сөйләделәр

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Indigo Capital Partners» фондына нигез салучы һәм аның идарәче партнеры Петр Жуков һәм  «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашу уздырды. 

Очрашу  «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Искәртәбез, «Когнитив технологияләр» компаниясе КАМАЗның пилотсыз автомобилен булдыруда катнаша. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ясалма интеллекты булган йөк автомобиле 2020 елга әзер булачак. Сынаулар барышында автомобиль яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, аерым алганда, машина юл тамгаларын аерырга һәм бирелгән мартшрут буенча колоннада хәрәкәт итәргә «өйрәнгән».   

Әңгәмә барышында яклар проектның агымдагы торышы буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер иң мөһиме – сынаулар. «Барлык системаларны да әйбәтләп эшләргә кирәк. Мин сынаулар нәтиҗәләре белән таныштым: яхшы динамика күзәтелә, шуңа күрә эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты

Ольга Ускова Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. Бүген проектны эшләү дәвам итә, монда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм  «КАМАЗ» җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә, диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International