Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лин-технологияләр өлкәсендә студент-белгечләр арасында I Бөтенроссия сакчыл җитештерү олимпиадасында катнашучылар белән очрашты. Конкурс «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ҖАҖ двигательләр заводы мәйданчыгында узды.
Олимпиада «КАМАЗ» ҖАҖ һәм КНИТУ ярдәме белән оештырылды. Анда Татарстаннан, Удмуртиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 47 студент катнаша.
Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, олимпиадада катнашучылар бурычы – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм сакчыл җитеәтерү өлкәсендә үз белемнәрен, шулай ук предприятиенең җитештерү процессларын оптимальләштерү тәҗрибәсен күрсәтү.
Төп конкурс - махсус агрегат җыю. Эш вакытын һәм югалтуларны мөмкин кадәр азайтырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов «Процесслар фабрикасы» мәйданчыгын карап чыкты, анда олимпиаданың төп этабы уза һәм ул конкурста катнашучы Татарстан Республикасы командасы вәкилләре белән аралашты. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, Татарстан командасы составында КФУ, КНИТУ һәм КНИТУның югары уку йортлар арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән студентлары.
Рөстәм Миңнеханов студентларга уңышлар теләде, ә оештыручыларга ел саен шундый олимпиада уздырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында мәйданчыгында КАМАЗның пилотсыз автомобиле күрсәтелә торган заводка юнәлде.