Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның "Turenscape" архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашуда Кабан күле яр буйларын үстерү концепциясен раслады.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, "Turenscape" бюросы вәкиле Стенли Лунг, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Искәртеп үтик: 18 июньдә Казанда Кабан күле яр буйларын уңайлы итү концепциясен эшләүгә ачык конкурс игълан ителгән иде. Барлыгы 18 илдән 164 заявка бирелде. Шулай итеп, Turenscape+МАП architects белән «Эластик тасма: Казанның үлемсез хәзинәсе» Кытай-Россия консорциумы җиңде.
Конгжан Ю Кабан күле яр буйларын һәм яр полосасын заман таләпләренә туры китерү концепциясен тәкъдир итте һәм компания бөтен дөнья буенча шундый проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, дип билгеләп үтте.
Конкурста җиңүченең концепциясен 2016 елда гамәлгә ашыра башлау планлаштырыла.
Проект конкурс жюрие әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынды, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук Россия һәм Мәскәүнең әйдәп баручы архитекторлары, ландшафт һәм мәдәният өлкәсе белгечләре катнашты.
"Безнең идея мәдәни мирасны саклап калудан гыйбарәт. Без бу шәһәр тарихын һәм истәлеген сакларга тиеш", - дип ассызыклады Конгжан Ю. Проектны табигатькә зыян китермичә һәм аз күләмдә инвестицияләр белән чынга ашыру ниятләнә.
"Миңа проект ошый", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм бу эшкә бизнес-структураларны җәлеп итүне йөкләде. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, Г.Камал тирәсендәге зонада зур инвестицион потенциал бар, аннан файдалану зарур. Гомумән, яхшы эш башкарылган һәм аны дәвам итәргә кирәк.