Рөстәм Миңнеханов: Татарстан General Electric белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән очрашты

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Яклар Татарстан Республикасының энергетика һәм социаль инфраструктурасын модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча фикер алышты.    

Очрашуда сүз Татарстан энергетика объектларына җайланмалар китерү һәм аны, алдынгы GE технологияләрен кулланып, модернизацияләү буенча агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында барды. Нефть эшкәртү, агып чыккан суларны чистарту технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Медицина инфраструктурасын модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, GE компаниясе – Татарстан Республикасының күптәнге партнеры. Ул энергия кытлыгы һәм республика кулланучыларын энегрия белән ышанычлы тәэмин итү проблемаларын хәл итүдә стратегик партнерлыкның мөһимлеге һәм GE белән «ТАИФ» ДКнең  Казан ТЭЦ-3не модернизацияләүдә ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Әлеге проект, 390 МВт куәтендәге GE югары технологик турбиннаны кулланып, регион башкаласының электр энергиясен эшләүдәге стратегик бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. 

GE вице-рәисе Джон Райс билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында GE үзе ия булган уникаль технологик экспертиза һәм тәҗрибә нигезендәге  тармакларда Татарстан Республикасы инфраструктурасын үстерү һәм яңарту мөмкинлеге белән горурлана. Аерым алганда, аның сүзләренчә, GE Россиядә энергетика, нефть-газ, транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә илнең икътисады үсешенә китерерлек алдынгы технологияләрне уңышлы туплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International