Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре думасы депутатларына транспорт мәсьәләсен хәл итү өстендә уйларга тәкъдим итте

2010 елның 10 марты, чәршәмбе
Транспорт мәсьәләсе - иң мөһим проблемаларның берсе. Казан шәһәре думасы депутатларына аңа кичекмәстән игътибар юнәлтергә кирәк. Ул хакта бүген Казан шәһәре думасының 48нче сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Утырыш Казан Ратушасында узды. Аны Казан мэры Илсур Метшин үктәрде.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе, Казанда яшәүче кеше буларак, аны Татарстан башкаласында булган барлык хәлләр, депутатлар уртага салып сөйләшкән бөтен әйбер дә кызыксындыра, диде.

Аның сүзләренчә, шәһәр мэры 2009 ел эш нәтиҗәләре буенча яхшы доклад ясаган, аның әйтер сүзе бар. “Казанда узган ел эчендә бик күп әйбер эшләнде”, - дип саный ТР Премьер-министры.

Ул ике төп әйберне билгеләп үтте – Казанда 2013 ел Универсиадасын үткәрү һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында шәһәр һәм республика спорт өлкәсен тагы да куәтләндерде, яңа спорт объектларын төзеде. Капиталь ремонтка килгәндә, хәзерге күләмнәр Казан өчен җитәрлек түгел. Программаны дәвам иттерергә кирәк, диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

“2013 ел Универсиадасына әзерлек һәм капремонт программасы вәзгыятьне тотрыкландырырга ярдәм итте”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тулаем алганда, башка шәһәрләр һәм кризис шартларында килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә алсаң, Казан, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, керемнәр буенча да, сәнәгать җитештерүе буенча да яхшы күренә. Чагыштыру өчен ул Яр Чаллы шәһәрен мисал итеп китерде: биредә 2009 елда җитештерү күләмнәре икеләтә кимегән.

2010 елның төп максатлары арасында ул Татарстан башкаласында торак төзелеше программасын, шул исәптән, социаль ипотека программасының үтәлешен атады. Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Минтимер Шәймиев карары белән социаль ипотека программасы буенча чиратка баскан кешеләр күп дигәндә өч ел көтәргә тиешлеген искә төшерде. Шуңа күрә 2010 елда Казанда социаль ипотека программасы буенча 400 мең кв. м торак төзергә планлаштырылган. Бу якынча 4 мең фатир дигән сүз. (Соципотека буенча торак алу чиратында Казанда 13879 гаилә басып тора. 2009 елда 1452 гаилә фатир алган.)

ТР Премьер-министры төзелешнең мондый күләмнәрен вакытында финанслау мөһим дип билгеләп үтте (бу 5,5 млрд. сум).

2010 елда Универсиаданың спорт объектларын төзүгә 10 млрд. сум акча биргәннәре өчен Федераль Хөкүмәткә рәхмәтемне белдерәм, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу җитди сан, ләкин бу акча да җитмәскә мөмкин, чөнки республикада иң эре объектлардан кала барлык спорт объектларын да диярлек быел файдалануга тапшырырга телиләр.

Универсиада Авылының төзелеше турында сөйләгәндә, ТР Премьер-министры Казан тарихында, Россия тарихында моның кадәр эре студент кампусының булганы юк иде әле, дип билгеләп үтте. 2010 елның көзендә Универсиада Авылының беренче ике линиясен тапшырырга ниятлиләр. Киләсе уку елы башында бирегә 8 мең студент күченә алачак. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге объектның төзелеше бернинди сораулар да тудырмый, диде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгын Казандагы транспорт мәсьәләсе борчый. Ул республикадагы юл челтәрен үстерү өчен 10 млрд. сумлык бюджет кредиты алынганын искә төшерде. Бу акчаның берникадәр өлеше республикага инде декабрьдә үк килде.

Ләкин заман таләпләренә җавап биргән юл чишелешләренең булуы, яңа юлларның төзелүе һәм иске юлларның төзекләндерелүе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казан проблемасын хәл итә алмый инде.

“Машиналар өстенлек итә, - диде ул. – Алар бөтен җирдә: юл чатында, ишек алларында. Моны ничектер хәл итәргә кирәк”. Бүген юл чатларында калдырыла торган машиналарны алып куйсак та, юлларның машина үткәрү сәләтен арттырып, юл хәрәкәтен уңай якка үзгәртеп булыр иде, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул депутатларга әлеге проблеманы инде хәл иткән илләр тәҗрибәсен өйрәнергә (мәсәлән, Сингапур тәҗрибәсен) һәм карар кабул итәргә тәкъдим итте. Теләсә нинди карар да авыр бирелер, билгеле, диде ТР Премьер-министры. Моннан кала, җәмәгать транспортын куәтләндерергә кирәк.

Казан шәһәре думасы депутатлары мәгариф мәсьәләсендә дә тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы комиссия, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы 2010-2014 елларга ТР мәгариф системасын үстерү буенча Комплекслы дәүләт программасын кабул итү өчен эшләр алып барганын искә төшерде. Әлеге программаны тормышка ашыру акча таләп итәчәк, ләкин үзәктә мадди авырлыклар түгел, ә кеше факторы, укытучы үзе булырга тиеш, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук депутатларның кайбер укучылар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамламыйча, 9нчы сыйныфтан соң һөнәри-техник училищелар, колледжларга китәргә тиеш дигән фикерләре белән килешмәвен белдерде. “Без балаларга иң элек белем бирергә, ә инде аннары соң аларны белгечлек үзләштерергә җибәрергә тиеш, - дип белдерде ул. – Бу мәсьәләдә төп рольне мәктәп уйный”. ТР Премьер-министры фикеренчә, сәнәгать предприятиеләренең күбесенә бүген белемсез, ярымҗинаятьчел яшьләр кирәк түгел. Бөтен җитәкчеләр дә белемле белгеч алырга тели. “Әлбәттә, һәр якны да тыңларга кирәк, - диде ул. – Минем фикерем дә бәхәссез түгел”.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә урнаштырылган компьютерлар паркын яңартырга кирәк, диде. Алар инде искергән. Моннан кала, һәр укытучыны персональ компьютер белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

ТР Хөкүмәте башлыгы Казан хакимиятендәге җаваплы структураларга программа продуктларын эшләү буенча эшне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән бергә алып барырга тәкъдим итте.

Әлеге үзәк аша күп кенә технологияләр эшләнә, диде ул, сезнең үз структурагыз бар. Бүген әлеге структураларны берләштерергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук халык өчен компьютер ликбезын үткәрү программасын тормышка ашырырга тәкъдим итте. Түләү терминаллары, инфоматлар белән мөмкин кадәр күбрәк кеше файдаланырлык булсын.

“Без башкалабыз белән горурланабыз, - диде азактан ТР Премьер-министры. – Ул – Россиянең өченче башкаласы, ә спорт өлкәсендә ул – беренче башкала. Алга таба Казан илебезнең алга киткән шәһәре булыр дигән фикердә шигем юк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International