Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабельле продукция һәм аны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар җитештерүчеләрнең "Интеркабель" Халыкара ассоциациясе президенты Изяслав Пешков белән очрашты

2010 елның 10 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында "Интеркабель" дигән кабельле продукция һәм аны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар җитештерүчеләрнең Халыкара ассоциациясе президенты Изяслав Пешков белән очрашты.

Очрашуда сүз берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү турында барды.

Очрашуда ТР Премьер-министрының нефть, газ һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьёв, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.

"Интеркабель" Халыкара ассоциациясе үзенең әгъзаларына җитештерү һәм коммерция эшчәнлегендә ярдәм итү өчен оештырылган. Хәзерге вакытта ул Европа, Америка һәм Азиянең 21 илендә эшләүче кабель, кабельле технологик җиһазлар һәм материаллар җитештерүче 80 ширкәтне берләштерә. Моннан кала, кабельле техника өлкәсендә эшләүче берничә сәүдә коммерция ширкәте дә ассоциациянең әгъзалары булып  тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International