Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 15нче тапкыр иң яхшы тикшерүчеләрне билгеләп үттеләр
2010 елның 10 марты, чәршәмбе
Үз эшенә бирелгәнлек, иң катлаулы хәлләрдә дә тыныч һәм салкын канлы булып кала алу. Хокук саклау органнары тикшерүчеләре әнә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. Бүген республиканың иң яхшы тикшерүчеләрен “Корстон” сәүдә күңел ачу комплексында хөрмәтләделәр. Биредә “2009 елда ТР хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчесе” бәйгесенә йомгак ясалды. 15нче юбилей бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады.
1994 елдан бирле оештырылып матур традициягә әйләнгән әлеге республика конкурсы ТР Хөкүмәте яклавында уза. Ул ТР Прокуратурасы һәм Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Бәйге тикшерү органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерү, әлеге профессиянең җәмгыятьтә абруен күтәрү, тикшерүләрнең алдынгы ысулларын популярлаштыру, тикшерү органнары хезмәткәрләрен мораль һәм матди яктан стимуллаштыруга хезмәт итә. Нәтиҗәсе дә күз алдында: шушы еллар эчендә әлеге өлкәдә кадрларның нигезе сакланып, бу өлкәгә яшьләр тартылуга юл ачылган.
“15 ел вакыт эчендә республика Хөкүмәте бу чараның әһәмиятен күтәрү өчен барысын да эшли. Бу бәйгедә җиңү мактаулы исем алу, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казану гына түгел, ул тикшерүчегә матди яктан һәм хезмәт урынында үсәргә ярдәм итә. Бүләкләү чарасы тикшерүчеләрнең эшен тагын да нәтиҗәле итәргә этәргеч бирә. Безнең тикшерүчеләр 10 ел рәттән Россиядә хезмәт эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча лидерлык позицияләрен саклый”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау чыгышында.
Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, узган ел хокук саклау органнары илдә финанс тотрыксызлыгы булуга карамастан, оператив вәзгыятьне контрольдә тоту белән беррәттән, республикада җинаятьчелекне сизелерлек киметүгә ирешкәннәр. “Тикшерү эше гомер-гомергә авыр, әмма мактаулы һәм җәмгыятьтә ихтирам казанучы эш булып саналган. Республикада социаль-сәяси вәзгыять тикшерү органнары эшчәнлегенең сыйфатыннан һәм дәрәҗәсеннән тора. Республика икътисадын һәм гражданнар иминлеген күтәрү өчен бездә барысы да бар. Алга куйган бурычларны алга таба да намус белән башкарачагыгызга ышанам, хокук саклау системасына төшкән җаваплылыкны тулысынча аңлыйсыз. Ә дәүләтнең бурычы - сезнең фидакарь хезмәтне лаеклы бәяләү”, дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.
Бүгенге тантанада киләчәк буын тикшерүчеләр турында да фәлсәфә булып алды. Мәсәлән, тагын 30 елдан соң тикшерү органнары хезмәткәрләренең тышкы кыяфәте, эш алымнары нинди булыр? Бүгенге буын хезмәткәрләре киләчәк тикшерүчеләрен законнарны камил белгән, заманнан алда атлаучы һәм заман техникасы телен тирән белгән итеп күзаллый. ТР Прокуроры Кафил Әмиров белдерүенчә, киләчәк тикшерүчесен күзаллау өчен бүгенгеләрен яхшы белергә кирәк. Ә аларны исә тирән белем, үз эшенә бирелгәнлек аерып тора.
Инде 2009 елның иң яхшы тикшерүчесе бәйгесе йомгакларына килгәндә, республика конкурсы комиссиясе карары белән, беренче урынга 4 хезмәткәр лаеклы дип табылган. Алар - юстиция подполковнигы, ТР ЭЭМ каршындагы баш тикшерү идарәсе өлкән тикшерүчесе Оксана Шестоперова, милиция майоры, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе өлкән тикшерүчесе Сергей Каменов, милиция майоры, Бөгелмә эчке эшләр органнары бүлегенең танып белү бүлеге җитәкчесе урынбасары Валерий Храмов, ТР Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсенең Чаллы районара бүлеге тикшерүчесе, беренче класслы юрист Азат Әмирханов. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрнең һәрберсенә дипломнар һәм "Fiat Albea" автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Бәйгенең призерлары булган тагын 25 тикшерүче Премьер-министр кулыннан истәлек дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Дистә елдан артык вакыт эчендә, конкурста тикшерү органнары хезмәткәрләрен бәяләүче номинацияләр киңәя тора. Баштарак, һәр ведомстводан призлы урын алган 3 тикшерүче генә бүләкләнсә, хәзер гомуми күрсәткечләрдән тыш, номинация җиңүчеләре аерым билгеләп үтелә. Бу юлы да гомуми бүләкләү тантанасыннан соң, “Алдан тикшерүне оештыруга махсус өлеш керткән өчен”, “Оешкан җинаятьчел төркемнәр тарафыннан кылынган җинаятьләрне тикшерү буенча иң яхшы тикшерүче”, “Икътисади җинаятьләрне тикшерү буенча иң яхшы хезмәткәр” номинацияләре җиңүчеләре аерым билгеләп үтелде. Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары үз чыгышларында көндәлек эштә бүләк турында уйлап эшләмәүләрен кабатлады. Чөнки ул алар өчен яраткан эш.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз