Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чэнду (КХР) шәһәренә килде.
Эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты берничә рәсми очрашу планлаштыра, аерым алганда, Сычуань Провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән.
Бүген көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларында булачак һәм CNCEC һәм CC-7 («Аммоний» проекты буенча хезмәттәшлек), Dongfang Electric Corporation (генерацияләүче җайланмалар, электростанцияләр), Push Ningjiang Mashine Tool Co., Ltd (станоклар төзү заводы) һәм «Сычуань Инвестицион Корпорациясе» компанияләре җитәкчелеге белән очрашачак.
Шулай ук Татарстан Президенты «Татарстан-Сычуань» эшлекле форумында катнашырга ниятли.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, бүтән министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, бизнес даирәләр.