Әңгәмәнең төп темасы ТР Менделеевск районындагы "Аммоний" проектын гамәлгә ашыру булды.
Кытай партнерларын сәламләп ТР Президенты билгеләгәнчә, Кытай милли химия-инжиниринг корпорациясе һәм аның бүлекчәсе "СС7" белән системалы эш ел дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов корпорация белгечләренә "Аммоний" заводы төзелешенедә югары сыйфатлы эшләре һәм җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдәге проект кыска вакытта гамәлгә ашырылды.
"Якын арада без барлык формаль эшләрне тәмалыйбыз һәм "Аммоний" комплексын рәсми рәвештә ачып җибәрәбез. Мин сезне әлеге тантаналы чарада катнашырга чакырам", - диде Татарстан Президенты.
Ул билгеләгәнчә, әлеге проектның уңышы бүген тагын бер шундый ук газ-химия комплексын төзү турында сүз йөртергә мөмкинлек бирә. "Без сезнең компаниягезне стратегик партнерыбыз итеп күрәбез", - диде ул.
Кытай милли химия-инжиниринг корпорациясе рәисе Юй Цзиньбо үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең Чэндуга визиты республика белән CNEC арасында хезмәттәшлек яңа үзара файдалы дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Ул Рөстәм Миңнехановка һәм "Аммоний" заводы җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Бу безнең катнашта төзелгән Татарстан проектларының соңгысы түгел дип өметләнәбез. Безнең компания алга таба да сезнең республикада химия сәнәгатен үстерү өчен бөтен көчебезне куярга әзер", - дип ышандырды кунакларны Юй Цзиньбо.