Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду (Кытай) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Dongfang Electric Corporation (DEC) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Вен Шуганг белән очрашты.
Яклар энергетика өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышты.
Вен Шуганг корпорация тарихы турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, Dongfang Electric компаниясенең Россия белән мөнәсәбәтләре күптәннән килә. Аерым алганда, 50 ел элек совет белгечләре DECның беренче заводын төзегәндә катнашканнар.
Ул ассызыклаганча, җитешетрү күләмнәре буенча Dongfang Electric берничә ел рәттән дөньяда беренче урынны алып килә. Компания үз продукциясен КХРда гына түгел, дөньяның 60 илендә реализацияли.
«Минем Татарстанда булганым юк, ә менә хезмәттәшләрем анда берничә мәртәбә булды. Сез – Россиянең алдынгы регионнарының берсе, минем белүемчә, сездә энергетика өлкәсендә эш җитәрлек. Бу өлкәдә безнең мөнәсәбәтләр Татарстан Республикасы белән Dongfang Electric арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов кабул итүләре өчен DEC җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм компания казанышларына соклануын билгеләп үтте. Dongfang Electric белән хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив юнәлешләр бар, диде Татарстан Республикасы Президенты. Иң мөһиме – Татарстанның энергия станцияләрен модернизацияләү.
«Безнең республикада 50 ел элек һәм аннан да иртәрәк төзелгән предприятиеләр бар. Бүген алар масштаблы яңартуны таләп итә. Хәзер Татарстанда куәтләрне модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. Бу өлкәдә сезнең мөмкинлекләрегез һәм тәҗрибәгез безнең өчен бик кызыклы», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул компания җитәкчелегенә республика энергия станцияләре белән танышу һәм аларны яңарту буенча рекомендацияләр әзерләү өчен белгечләр төркемен Татарстанга җибәрергә тәкъдим итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Вен Шугангка ТР территориясендә Dongfang Electric заводын төзү вариантын карарга тәкъдим итте.
«Россиядә куәтләр бик күп. Россия Федерациясе территориясендә үз җитештерүегезне булдырып, сез Россия энергетика базарында катнашуыгызны арттыра аласыз, - диде Татарстан Президенты . – Без нигездә европалылар һәм америкалылар белән эшлибез, Dongfang Electric компаниясе дәрәҗәсе буенча Татарстанда сезнең эшләнмәләрне кертергә мөмкинлек бирә».