Рөстәм Миңнеханов Әнкарадагы терактка бәйле рәвештә Төркия Президентына кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады

2015 елның 11 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарадагы террористик актка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоганга кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады

 

«Хөрмәтле әфәнде!

Татарстан халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Әнкарадагы фаҗигага бәйле рәвештә тирән кайгыларыгызны уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. – Гаять кешелексез шушы террористик акт нәтиҗәсендә күпләгән кеше һәлак булды, бу – ил өчен бик зур югалту, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары өчен бетмәс-төкәнмәс хәсрәт. Төркия халкы белән бергә бик кайгырабыз, каза килгәннәрнең барысының да хәсрәтләрен уртаклашуыбызны җиткереүегезне үтенәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International