Бүген Харбинда (КХР) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында Татарстан-Кытай агросәнәгать комплексын үстерү фонды булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә агросәнәгать җитештерүен интеграцияләү проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD компаниясе президенты Лю Хуаньлин җитәкчелегендәге Кытай эшлекле даирәләре белән очрашуы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Лю Хуаньлин әфәнде белән ул быел август аенда Татарстанда очрашкан. Ул вакытта Кытай эшлеклесе республикага аның мөмкинлекләре белән танышу өчен килгән булган.
«Бүген Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек актив үсә. Без күп кенә Кытай провинцияләре белән уңышлы багланышлар урнаштырдык. Үткән ел мин ике мәртәбә бу илгә килдем, безнең республикага да күп кенә җавап визитлары кылынды: рәсмиләре дә, эшлекле даирәләр дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул Татарстан Республикасы һәм КХР компанияләре арасындагы хезмәттәшлекнең аеруча уңышлы мисалларын китерде: «КАМАЗ» ААҖ белән «Хавтай Моторс» (Кытайда йөк автомобильләрен җыю җитештерүен оештыру) арасында үзара хезмәттәшлек, «Мастер» КИП территориясендә «Хайер» корпорациясе тарафыннан көнкүреш техникасы җитештерү заводын төзү, Татарстан һәм Кытай компанияләренең даими рәвештә уртак күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнашуы.
«Без халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерәбез һәм Кытай бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булачакбыз», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Лю Хуаньлин Татарстан делегациясенә визитлары өчен рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында ул сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен уртак Татарстан-Кытай икътисадый зонасын булдырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм әлеге мәсьәләне хәл итү өчен эш төркеме билгеләргә тәкъдим итте.