Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Республикада Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында тормышка ашырылган чараларга башлангыч нәтиҗәләр чыгарылган
2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Ел башыннан Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка азайган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары программасының башлангыч нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.
Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы чараларын тормышка ашыру Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары арасында мәгълүмат белән тәэмин итүдән башланган. Әйтик, "ТР халкының гомер озынлыгын арттыру. Гипертоник авырулар" дигән махсус белешмәлек басылган, аны ТР Хөкүмәтенең барлык әгъзалары һәм муниципаль берәмлек башлыклары алган. Мәгълүмати материаллар ТР министрлык һәм ведомстволарның сайтында да урнаштырылган.
Аннары бөтен республика буенча предприятие хезмәткәрләре алдында лекцияләр үткәрелгән. Гадел Вафин шәхсән үзе берничә лекция укыган, аларда 2 меңгә якын кеше катнашкан. Әлеге лекцияләрне 32 меңнән артык кеше тыңлаган һәм 23,4 мең данә мәгълүмати әдәбият таратылган.
Татарстанда Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында медицина учреждениеләрендә 48 һәм төрле предприятиеләрдә 13 үзконтроль посты оештырылган. Гадел Вафин сүзләренчә, бу юнәлештә эшләр дәвам иттереләчәк һәм арттырылачак.
Ел башыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бюджет ике тапкыр арттырылган. Аларның күп өлеше телевидение һәм сайтлар өчен профессиональ видеороликлар эшләүгә, шулай ук хастаханә, сырхауханә һәм башка учреждениеләрдә тарату өчен "Кан басымын контрольләү көндәлеге"н булдыруга тотылган. Моннан тыш, аталган вакыт аралыгында ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт советы хезмәткәрләренең кан тамырлары торышы диагностикаланган һәм аның биологик яшькә туры килүе тикшерелгән. Барлыгы 1,9 мең кеше тикшерелгән, аларның өчтән бере өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.
Кан тамырларын диагностикалау өчен заманча приборлар үзләштерелә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәтнең 8 беренче звено учреждениеләре шундый приборлар белән тәэмин ителгән.
Республиканың баш табибы белдерүенчә, социаль маркетинг буенча чаралар да әһәмиятле роль уйный. Беренче чиратта сүз СМИда, җәмәгать транспортында, биналарда, интернетта һәм социаль челтәрләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм йөрәк һәм кан тамырлары системасын тикшерү зарурыгын пропагандалау турында бара.
Республикада инсультлы авыруларны дәвалау өчен 17 кан тамыры авырулары үзәге оештырылган, аларга 3 млн нан артык кеше, ягъни республиканың барлык өлкән кешеләре беркетелгән. Сүз уңаенда, агымдагы елның тугыз аенда кан тамыры авырулары үзәкләрендә инсульттан үлүчеләр саны 10 процент тәшкил иткән (узган елда - 10,7 процент). "Гыйнвардан августка кадәр кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка кимү күзәтелә. Бәлки сез бу күрсәткеч бик кечкенә диярсез. Әмма Идел буе федераль округында бездә иң түбән үлем дәрәҗәсе", - дип белдерде Гадел Вафин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда югары технологияле медицина ярдәмен үзләштергәннән, кан тамырлары үзәкләрен төзү буечна оештыру чараларыннан соң "безнең төп резервлар нәкъ менә халыкка мәгълүмат бирү яссылыгында". Ягъни Йөрәк һәм кан тамырлары елы кысаларында мәгълүмати эш дәвам иттереләчәк.
"Безнең эш, әлбәттә, профилактик медицина өстенлекләре ягына алмашыначак. Без үзебездә булган мәгълүмат, белемнәр белән һәр йорт, һәр гаиләгә керергә тиешбез. Бүгенге заман кешесе тиз алмашынучан дөньяда сәламәтлекне ничек саклау турында белергә тиеш", - дип йомгаклады сүзен Г.Вафин.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз