Социаль ипотека программасында катнашу өчен республика предприятиеләреннән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 700 млн. сум тирәсе акча кергән. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә фондның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин белдерде.
Торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә республиканың барлык муниципаль районнары катнашында да узды.
Тәлгать Абдуллин шулай ук фондка түләмәүчеләр барлыгын билгеләп үтте (мәсәлән, “СМП-Нефтегаз” – 9 млн. сум, Идел буе фанера комбинаты һ.б.).
Дәүләт торак фондына тулаем алганда 1 млрд. 309 млн. сум акча килгән. Файдалануга тапшырыла торган объектларның смета бәясе 14 млрд. сумнан артык акча тәшкил итә, дип искә төшерде Тәлгать Абдуллин.
Фондның башкарма директоры агро-сәнәгать комплексы программасы буенча инде төзелгән һәм файдалануга тапшырылган йортларның кайберәүләре хисап мәгълүматларына кертелмәгәнен хәбәр итте. Бу Әлки районындагы 31 йорт, Алабуга районындагы 12 йорт, Кама Тамагы районындагы 7 йорт, Чистай районындагы 14 йорт.
ТР Премьер-министрын шулай ук Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән таныштырдылар.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, аларга тәңгәлләштерелгән 6,8 мең кешенең якынча 30%ы (2005 елның 1нче мартыннан соң чиратка баскан кешеләр арасыннан) торак шартларын социаль ипотека программасы буенча яхшыртырга теләгәнен билгеләп үтте. Безнең алда авыр максат тора, диде Рөстәм Миңнеханов, ләкин без аңа ирешергә тиеш – ветераннарны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Ул әлеге мәсьәләне хәл итүгә ветеран оешмаларын, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларын җәлеп итәргә киңәш итте. Фатирлардан ачкычларны бүләк итү вакыйгасы тантаналы рәвештә узарга тиеш, диде ТР Премьер-министры. Моннан кала, ветераннарга яңа фатирга күченергә ярдәм итәргә, вакыйганы җирле ММЧда яктыртырга кирәк.
Торакны файдалануга тапшыру турында доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул шулай ук торакны файдалануга тапшыру буенча төп мәсьәлә – социаль ипотека программасын тормышка ашыру, шул исәптән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга фатирлар бүлеп бирү, дигән фикердә тора.
Марат Хөснуллин Дәүләт торак фонды хисабы буенча узган ике айда 63,6 мең кв. м торак, яисә планнан 8,4% файдалануга тапшырылганын искә төшерде. Болар арасында агро-сәнәгать комплексы буенча 30,8 мең кв. м, соципотека буенча 32,7 мең кв. м торак тапшырылган.
Соципотека программасы буенча иң зур күләмнәр быел Казанга туры киләчәк (53%). Ләкин башланган объектлар буенча эшләр бары тик 9%ка гына финансланган.
Капиталь ремонт турында сүз йөрткәндә, Марат Хөснуллин бүген районнарда халыкка аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганын әйтте. Бу бигрәк тә капремонт үткәрү өчен кв. метрдан 5 сум күләмендә акча җыюга кагыла.
Моннан кала, капремонт программасын барлык муниципаль районнар да тиешле дәрәҗәдә финансламый. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, 10нчы мартка эшләр 25 муниципаль райондагы 283 йортта башланган.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗлагы министры тулырак итеп 2010 елда республика программасы буенча планга кертелгән учет җиһазларын урнаштыру турында сөйләде.
Шулай, 2010 елга планга кертелгән 5175 учет җиһазыннан бүген муниципаль берәмлекләрдә 3466сына финанслау чыганагы билгеләнгән. Ул 468 млн. сум тәшкил итә.
Моннан кала, республикада реестр төзү эше башкарылган. Әлеге реестрга капремонтны үткәрү мөмкин булмаган очраклар кертелгән. 11нче мартка муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча бу реестрга 1795 йорт кергән. Аларның гомуми мәйданы 757 мең кв. м тәшкил итә.