Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде.
Җенгиз исемендәге Топел аэропортында Рөстәм Миңнехановны Коҗаэли провинциясе Губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу һәм Коҗаэли мэры Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Ибраһим Караосманоглу каршы алды.
Татарстан Президент
ы Match4Industry халыкара бизнес- конференциясен ачуда катнашыр һәм Төркия эшлекле даирәләре белән очрашыр дип көтелә.   
Эш сәфәре программасы буенча Рөстәм Миңнеханов «Челикэл», «Грин Кемикалс» компанияләренә барырга, «Айдын» һәм «Харпут» холдинглары җитәкчелеге вәкилләре белән очрашырга, Гебзе (Gebze Organize Sanayi Bolgesi - GOSB) сәнәгать зонасын карарга җыена.
Бүген Коҗаэли провинциясенә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать, фән һәм технологияләр министры Фикри Ышык белән очрашты. Ике як та күпьеллык уңышлы хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм киләчәктә дә бу хезмәттәшлек дәвам итәр дип өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International