Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясен ачуда катнашты.
Чара Төркиянең Коҗаэли провинциясендә узды, анда Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.
Конференциядә автокомпонентлар, җайланмалар, электроника, программа ягыннан тәэмин итү, химикатлар җитештерү, шулай ук төзелеш, хезмәт күрсәтүләр, азык-төлек сәнәгате компанияләре һәм башкалар тәкъдир ителгән иде.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы, инвестицияләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.
«Күп кенә чит ил компанияләре Татарстан Республикасын бүген Россия базарына чыгу мәйданчыгы буларак актив карый, без аеруча үзебезнең Төркия партнерларыбызга шат», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. Уңышлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мисалы итеп ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасын китерде, анда Төркия компанияләре үз инвестицион проектларын гамәлгә ашыра.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Алабуга» МИЗ территориясендә Төркия фирмаларына бирелә торган конкурент өстенлекләр турында сөйләде.