Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстан буенча эшлекле сәфәрен үткәрә.
Аның белән берлектә - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Елена Скрынник 850 ана дуңгызга исәпләнгән нәсел фермасында һәм "Кама беконы" ҖЧҖнең 3700 баш ана дуңгыз асрала торган селекция-гибрид үзәгенә барачак, инкубация цехын, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ эшкәртү комплексын (ТР Тукай муниципаль районы) караячак, дип көтелә. Сәфәрнең чираттагы объекты - хәзерге вакытта төзелә торган премикслар җитештерү буенча завод. Ул Нидерландның "DSM" компаниясе белән берлектә оештырылган уртак предприятие.
Иртәгә Тукай районында "2008-2012 елларда Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын үтәү, авыл хуҗалыгы чимал һәм азык-төлек продукциясе базарын җайга салу кысаларында итне сәнәгый җитештерүне тәэмин итү" дигән пленар утырыш узачак.