Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Челикәл» Төркия компаниясендә булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республика эшлекле даирәләре вәкилләре озата йөрде.
«Челикәл» компаниясе автомобиль сәнәгате өчен төрле автокомпонентлар җитештерә. Чыгарылучы продукциясенең 75%ына кадәр яктырту компонентларыннан, электрониканың кою детальләреннән һәм автомобиль сәнәгате өчен двигательләрдән тора, шул ук вакытта калган 25%ын көнкүреш техниксы компонентлары тәшкил итә, алар Көньяк Америкадан алып Азиянең Тын океан яр буе илләренә кадәр җибәрелә.
«Автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә безнең уртак нәрсәләр күп, безнең хезмәттәшлек яхшы уңышларга китерергә мөмкин, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу сектор икътисадларыбыз үсеше юнәлешләренең берсе булып тора».