Бүген Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты.
«Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)»ка супермаркетлар челтәре, текстиль фабрикалар һәм «Мемориал» компаниясе - 11 медицина үзәге керә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бу компанияләр белән эшләргә тели, шул исәптән медицина һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә дә.
«Медицинаны без, халыкка хезмәт күрсәтүнең төп секторларыннан берсе буларак, һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз. Ахыр чиктә милләтебез сәламәтрәк булачак, һәм дә икътисадны уңышлы үстетергә шанслар да артачак, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең республикада сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруга үзегездән өлеш кертсәгез, без шат булыр идек».
«Айдын» холдингына керүче «Мемориал» компаниясе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән медицина өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләр алып бара инде.
Текстиль сәнәгатькә килгәндә исә, бүген AYDIN ORME продукциясе бөтен дөньяда Lila и Perfiore брендлары белән җитештерелә һәм сатыла. Компания вәкиллекләре Бельгиядә (Lila Deco), Голландиядә (Lila BV), Россиядә (Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта) һәм Украинада ачылган.
Елына 3500 тонна төрле җеп, 28,5 млн. кв. м тюль, 18 млн. кв. м бер төстәге һәм жаккард тәрәзә пәрдәләре, 15 млн. кв. м эластик челтәр һәм 3,2 млн. кв м джерси чыгарыла.
Татарстан Президенты икътисадның бу секторын торгызуга аеруча өмет белдерде.
«Кызганычка каршы, соңгы елларда без кием-салым тегү һәм тукымалар җитештерү буенча үзебезнең күнекмәләребезне югалттык диярлек. Без сезне инвесторларыбыз итеп күрергә шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, AYDIN ORME компанияләр төркеме вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.