Илдар Халиков Чиләбегә килде

2015 елның 16 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбе шәһәренә килде. Аны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин озата йөри.

Төп максат – Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашу.

Моннан тыш, Илдар Халиков Чиләбе металлург комбинатында булуны һәм җитештерүгә кертелгән яңа технологияләр белән танышуны планлаштыра.

Шулай ук берничә мәдәният оешмасын карау планга кертелгән: Чиләбе дәүләт сынлы сәнгать музее, “Родина” орган һәм камера музыкасы залы.

Соңыннан ТР Премьер-министры “Татар кызы – 2015” бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашачак, бүген аның финалы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International