Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Чиләбедә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты
2015 елның 16 октябре, җомга
Бүген Чиләбе шәһәрендә Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, "Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы" өлкә иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Һәйкәл Чиләбе үзәгендә, "Манекен" театры янындагы скверда урнашкан. Танылган оста Бакый Урманченың "Таштагы портретлар" сериясеннән скульптурасы Татарстаннан Көньяк Урал башкаласына бүләк булды.
Кунакларны тантаналы вакыйга белән котлап, Илдар Халиков, Муса Җәлил совет солдатларының һәм барлык татар халкының батырлык үрнәге булып тора, дип ассызыклады. Ул Чиләбе өлкәсе губернаторына һәйкәлне булдыру эшләре барышында күрсәткән актив ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
"Иң мөһиме шул, без Муса Җәлилгә генә түгел, бөек скульптор Бакый Урманчега да хөрмәт күрсәтә алдык. Останың иҗаты үз урынын тапты. Барыгызны да бу вакыйга белән котлыйм. Бу бөек шагыйрьнең иҗаты белән танышу һәм очрашулар урынына әверелсен иде", - диде ТР Премьер-министры.
Борис Дубровский үзенең чыгышында бу вакыйганың Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасының уртак һәм дустанә эше ярдәмендә мөмкин булуын билгеләде.
"Чиләбе бөек татар һәм совет шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелган шәһәрләр исемлеген тулыландырды. Бу чараның Әдәбият елында һәм Бөек Җиңүгә 70 ел тулган елда узуы символик мәгънәгә ия ", - диде губернатор.
Танылган шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. "Мин бөек оста Бакый Урманче иҗатын бик ихтирам итәм һәм бу һәйкәлнең сезнең шәһәрдә булуына шатмын. 2016 елның февралендә әтиемнең тууына 110 ел тула. Сезнең шәһәрдә ул беркайчанда булмаса да, монда аны беләләр, хөрмәт итәләр, аның иҗаты белән танышлар - бу бик сөендерә", - диде Чулпан Җәлилова.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз