2015 елның июнендә предприятие 100 метр озынлыктагы рельсларларга Таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүе турындагы сертификат алды. Бу сертификация Чиләбе металлургия комбинаты продукциясен "Россия тимер юллары" ААҖенә җибәрү мөмкинлеген бирә.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.