2015 елның 9 аенда 309,4 мед тонна терлек һәм кош ите тере килеш сатылган, ягъни узган елның шул ук чорына караганда 101,9 %. Шулардан авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча - 251 мең тонна, ягъни 101,9 %, шәхси хуҗалыклар буенча - 58,4 мең тонна, ягъни 97,5 %.
Сөт җитештерү 1357,8 мең тонна тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча - 899,7 мең тонна, шәхси хуҗалыклар буенча - 458 мең тонна.
Йомырка 2015 елның 9 аенда 920 млн данә җитештерелгән, ягъни 107,8 %.
Николай Титов билгеләгәнчә, күрсәткечләр - уңай. Ул шулай ук 2015 елның 1 октяберенә терлек һәм кош башлары саны турында да хәбәр итте.
Эре мөгезле терлек саны - 1038,9 мең баш, ягъни узган елның шул ук чорына караганда 100,5 %. Шулардан сыерлар - 366,9 мең баг, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча - 246,9 мең баш, шәхси хуҗалыклар буенча - 120 мең баш.
Дуңгазлар саны - 501,7 мең баш, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча - 444,7 мең баш.
Сарыклар һәм кәҗәләр саны 2015 елның 1 октяберенә республикада 393,3 мең баш дип исәпләнә, кошлар - 15,8 млн. баш.
Николай Титов сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимү күзәтелә.