Татарстан Республикасына Гагаузия автоном-төбәк берәмлеге (Молдавия Республикасы) башлыгы Ирина Влах җитәкчелегендә делегация килде.
“Казан” халыкара аэропортында делегация әгъзаларын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров каршы алды.
Гагаузия делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы икътисады белән танышачак, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатория кампусында, “Эйдос” медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгендә, “Казан” агросәнәгать паркында, “Химград” технополисында булачак.
Моннан тыш, иртәгә, 20 октябрьдә, Казан Кремлендә Гагаузия башлыгы Ирина Влахның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуы планлаштырылган.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.