Төркиянең Sisecam холдингы "Алабуга" ирекле икътисадый зонасында пыяла җитештерү буенча завод төзергә тели

2010 елның 15 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Sisecam ("Шишеджам") холдингы вәкилләре белән очрашты. Сүз "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы территориясендә пыяла җитештерү буенча завод төзелеше проектын алга таба эшләү турында барды.

Исегезгә төшерәбез: бер ел элек, 2009 елның февралендә, "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы һәм "Тракья Джам Санайи" компаниясе (Sisecam холдингына керә) хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Төркия ягы Россия базарында киңәергә теләвен белдерде. Ул Татарстан Республикасы территориясендә пыяла җитештерү буенча завод төзергә тели.

Бүгенге очрашу барышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов якын киләчәктә Sisecam холдингы вәкилләренә "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы резидентлары статусын алыр өчен документлар пакетын рәсмиләштерә башларга кирәклеген әйтте. Ул шулай ук Татарстан белән Төркиянең Sisecam холдингы хезмәттәшлек мәсьәләсе турында моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасы президенты Абдуллаһ Гүлнең сөйләшкәнен искә төшерде.

Үзебезгә килгәндә, сезнең компания "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы резиденты статусын алсын өчен, без барысын да эшләячәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Sisecam холдингы директорлар Советы рәисе Әхмәт Кырман моның кадәр җитди проектны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Ул компания кичекмәстән документлар пакетын җыя башлаячак, дип белдерде. Әхмәт Кыран яңа заводка нигез ташы бик тиз салыначагына ышанганын әйтте. Ул шулай ук "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы территориясендә җитештерүне җайлар өчен кирәкле барлык инфраструктура барлыгын ассызыклады.

Һәр ике як та төзеләчәк завод өчен кирәк булачак кварц комы, доломитлар һәм газ китерү мөмкинлеге турында да сөйләште.

Очрашуда Sisecam холдингы вице-президенты, битле пыяла юнәлешен үстерү буенча компания директоры Гөлсөм Азәри, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Комитет рәисе Тимур Шаһивәлиев, "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы" ААҖ генераль директоры Василий Курдяшов һәм башкалар катнашты.

Мәгълүмат өчен:

"Тракья Джам Санайи" Sisecam "Шишеджам" (Төркия) холдингына керә. Холдинг - Төркиянең пыяла һәм пыяла җитештерү өчен кирәкле материалларның иң эре җитештерүчесе, пыяла сегментында дөнья базарында лидерларның берсе, пыяла җитештерү күләме буенча дөньяда тугызынчы урында тора.

Бүген Sisecam холдингының Россиядә җиде заводы бар.

2009 елның февралендә төзелгән килешү турында тәфсилләбрәк мәгълүмат - http://rosoez.ru/news/press_service/186646/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International