Рөстәм Миңнеханов «Гемонт» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гемонт» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Гемонт» компаниясе Идарәсе советы рәисе – генераль директоры Садыйк Акман, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Әңгәмә барышында яклар «Гемонт» компаниясе тарафыннан «ТАИФ-НК» ААҖ предприятиесендә кайбер объектларны төзү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Искәртәбез, бер ел элек Татарстан һәм Төркия компанияләре контракт төзеделәр, аның нигезендә «Гемонт» Түбән Кама шәһәрендә Каты калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексында биналар төзү һәм монтажлау эшләре башкара. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп ассызыклаганча, «Гемонт» компаниясе үзен ышанычлы һәм җаваплы партнер итеп күрсәтте. Бүген төзелеш мәйданчыгындагы барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда һәм заказчы таләпләре буенча алып барыла, диде ул. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы бу объект Татарстан белән «Гемонт» компаниясе арасында озакка сузылган хезмәттәшлекнең башлангыч ноктасы булыр дип ышаныч белдерде.

«Бүген Төркия Республикасы безнең төп стратегик партнерыбыз. Татарстанга барлык инвестицияләрнең дүрттән бере Төркиядән килә. «Кастамону Энтегре», «Колуман», «Джошкуноз», «Хәят Кимья», «Дизайн групп» һәм башка күп кенә компанияләр республикабыз территориясендә актив эшлиләр. Бүген бу исемлеккә «Гемонт» та өстәлгәнгә мин бик шатмын. Безнең хезмәттәшлек өчен кызыклы юнәлешләр бик күп», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

«Гемонт» компаниясе генераль директоры Садыйк Акман Татарстан Республикасы Президентына кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм төзелеп килүче «ТАИФ-НК» объектындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә барлык эшләрне 52%ы үтәлгән.

Белешмә өчен:

 «Гемонт» Төркия компаниясенә 1991 елда нигез салынган. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре корыч конструкцияләр, механик һәм электрон җайланмалар, торбаүткәргечләр әзерләү һәм монтажлау, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика монтажлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International