Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Эрнст энд Янг" компаниясе вәкилләре белән очрашты
2010 елның 15 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов "Эрнст энд Янг" ("Ernst & Yang") компаниясе вәкилләре белән берничә юнәлеш буенча мәсьәләләр турында сөйләште. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.
Очрашуда "Эрнст энд Янг"ның БДБ буенча идарә итүче партнеры Карл Йоһанссон, "Эрнст энд Янг"ның бизнесны үстерү буенча юнәлеш җитәкчесе Полина Немировченко, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез: 2010 елның 9нчы февралендә узган очрашуда "Эрнст энд Янг" компаниясе Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту өчен закон актларын эшләргә тәкъдим итте. Компания белән эшлекле хезмәттәшлек өлкәләре буларак нефть эшкәртү, нефтехимия, химик җитештерү, полимер чималдан автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә эшләүче чит ил компанияләрен җәлеп итү, мәгариф даирәсендә хезмәттәшлек кебек өлкәләр билгеләнгән иде.
Мәгълүмат өчен:
"Ernst&Yang" - аудиторлык компаниясе, дөньяда иң эреләрнең берсе. Аудиторлык компанияләрнең "зур дүртлег"енә керә. Штаб-фатиры Нью-Йоркта урнашкан.
Компания аудит, салымнар һәм хокук, эшлекле килешүләр, консультацияләр бирү кебек өлкәләрдә эшли.
Компаниянең 140 илдә 709 офисы бар, шул исәптән, Россиядә дә.
Россиядә "Ernst & Yang" офислары Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Екатеринбург, Новосибирск, Южно-Сахалинск шәһәрләрендә урнашкан.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз