Татарстан Президенты Александр Сладсковскийга "Дуслык" орденын тапшырды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры Александр Сладсковскийга "Дуслык" орденын тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук РФ халык артисты Денис Мацуев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны сәламләде һәм 50 яшь тулуы белән котлады. Ул билгеләгәнчә, соңгы биш елда Татарстан Дәүләт симфония оркестры республиканың иң яхшы мәдәни брендына әйләнде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар яуларга теләде. 

Александр Сладковский, үз чиратында, ТР Президентына рәхмәт белдерде һәм биш ел элек Татарстанга эшләргә аны Рөстәм Миңнеханов чакыруын ассызыклады. "25 яшьтә үзеңне даһи итеп сизәсең, ә 50 яшькә даһи булу өчен ниндидер мәгънәле эш эшләргә кирәклеген аңлыйсың. Тиешле ярдәмсез бик тә сәләтле рәссамга да ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә авыр. Сез, Рөстәм Нургали улы, безгә һәрвакыт ярдәм иттегез. Татарстанга файдалы була алуым белән мин горурланам", - дип белдерде Александр Сладковский. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International