Рөстәм Миңнеханов Россия сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров белән очрашты

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты

Яклар Татарстанда сноубордны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз әлеге спорт төрен яратучылар өчен бөтен яктан килгән трасса булдыру турында барды.  

Элегрәк кышларын сноуборд-парк «Казан» тау чаңгысы комплексында урнашкан булган. Рөстәм Миңнеханов сноубордистлар өчен халыкара таләпләргә туры килерлек аерым төшү урыны кору мәсьәләсен карарга  кушты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International