Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Талия Миңнуллина: “Татарстанга Япониянең технологик үсеш тәҗрибәсе кызыклы”
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Хәзерге вакытта Япония технологик үсеш ягыннан дөньяда алдынгы урында бара һәм Татарстан өчен аның технологик үсеш тәҗрибәсе бик кызыклы. Бу хакта бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетында узган, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Япониягә, Кытайга һәм Төркиягә эшлекле сәфәрләре йомгакларына багышланган брифингта хәбәр итте.
Брифингта шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев һәм ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Искәртеп үтик: 4-5 октябрь көннәрендә Татарстан делегациясе Япониягә ике көнлек эш сәфәре кылды. Аның беренче көнендә ТР вәкилләре Киото шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) халыкара форумында катнашты. Талия Миңнуллина билгеләп узганча, анда сәнәгать инновацияләре, робот техникасы, яңа җитештерү технологияләре, материаллары, нанотехнологияләргә багышланган мәсьәләләр турында фикер алышу уздырылган. Шактый дәрәҗәле саналган бу форумда Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Франция Премьер-министры Манюэль Вальс, Шри-Ланка Премьер-министры Ранил Викрамасингхе, Россия Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович, “Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс, шулай ук дөньяның 100дән артык иленнән алдынгы сәнәгать компанияләре, фәнни-тикшеренү үзәкләре җитәкчеләре, корпорацияләр һәм фирмалар башлыклары, дәүләт һәм хосусый фондлары җитәкчеләре – җәмгысе меңнән артык кеше катнашкан.
“Әлеге форум Татарстанга бик кызыклы. Ник дигәндә, ул республика өчен файдалы элемтәләр булдыруга менә дигән мөмкинлек булдыра. Быелгы чара моның шулай икәнлеген күрсәтте. ТР Президенты йөкләмәсе буенча киләсе елга Татарстанның бу форумда тагын да активрак катнашуы ниятләнә”, – диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Форум кысаларында ТР Президенты “Энергетика һәм әйләнә-тирә мохит” пленар утырышында, шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашкан. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “Иокогава электрик” компаниясе президенты Нишиджима Такаши һәм Япониянең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашып, үзара хезмәттәшлек турында фикер алышкан.
Япониягә эш сәфәренең икенче көне Токиода уздырылган. Анда икътисадны модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советы утырышы булган. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган. Моннан тыш, Япония башкаласында “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц” компанияләре җитәкчеләре белән очрашу уздырылган. Талия Миңнуллина әлеге компанияләрнең Татарстан белән берлектә минераль ашламалар заводы төзүгә юнәлтелгән “Аммоний” проекты буенча эш алып баруын искәртеп үтте. Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе вәкилләре Токиодан ерак түгел урнашкан Фуджисава “акыллы” экологик шәһәрендә дә булганнар. “Татарстан Япониянең мондый “акыллы” шәһәр булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсен “Иннополис” һәм “Смарт сити Казань” проектлары үсеше кысаларында файдаланырга ниятли”, – дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина.
Брифингта катнашкан ТР Икътисад минисрлыгы җитәкчелеге вәкиле Булат Хаҗиәхмәтов, аерым алганда, ТР делегациясенең Токионың Джунтендо университетында симуляция үзәгендә булуы турында сөйләде.
“Япония һәм Татарстан мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать һ.б төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Шулай да, Татарстан өчен Япониянең иң көчле ягы – аның технологияләре. Ник дигәндә, технологик яктан бу ил дөньяда бүген алдынгы урынны алып тора”, – дип ассызыклады Талия Миңнуллина.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз