Татарстан Республикасы Skolkovo Trend Awards премиясе белән бүләкләнде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе Халыкара попечительләр советы утырышын уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев, күптән түгел мәктәп ачылганга тугыз ел булды, дип искә төшерде. "Мәктәпне үстерү белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүчеләрнең барысы да, аңа үз интеллектын, иҗади сәләтен, үз акчаларын кертүчеләр чын рәхмәт сүзләренә лаек, - диде Дмитрий Медведев. – Бу еллар эчендә мәктәптә якынча 12 мең кеше укыган. Узган елда монда якынча 3 мең кеше укыган, аларның яртысы - Россия һәм халыкара бизнес рейтингының төп исемлекләренә керүче зур компания хезмәткәрләре".

Утырыш барышында Татарстан Республикасы вәкилләре уртак укыту программаларын гамәлгә кертү кысаларында "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен уртаклаштылар. Илдар Халиков республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен укыту буенча эш юнәлешләре хакында сөйләде, шулай ук Татарстанның җитәкчелек составын укыту программаларын гамәлгә кертүнең барышы турында хәбәр итте.

Искә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2015 елда "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе белән бергә Татарстан Республикасының министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре өчен "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" темасы буенча укулар уздыра. Программада 70 кеше катнаша (министрлар, ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары). Укулар барышында проект эшенә зур игътибар бирелә, аның тематикасы "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән бәйле.

Бу проектны тормышка ашырганы өчен Татарстан Республикасы Skolkovo Trend Awards премиясенә лаек булды.

Премияләрне лауреатларга Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International