Тулаем алганда республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арта. 2010 елның 1нче гыйнварына булган мәгълүматлар буенча аларның саны 58 мең кеше иде. Шуннан соң эшсезләр саны атна саен арта килде. 2010 елның 10нчы мартына булган мәгълүматлар буенча бу сан 68 мең граждан тәшкил итә.
ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары язгы чорда эшсезләр санының артуы республиканың хезмәт базары өчен табигый күренеш булганын әйтте.
Ул шулай ук эшсезләр санының артуы, 2009 ел белән чагыштырганда, түбәнрәк икәнен билгеләп үтте. 2009 ел башында Татарстанда эшсезләр саны 25,8 мең кеше булган булса, 2009 елның май башында 68 мең кеше эшсез булган.
Эшсез гражданнар арасында үз теләкләре белән эштән китүчеләр дә бар. Эшсезләрнең өчтән бер өлеше - озак вакыт дәвамында (өч ел һәм өч елдан күбрәк) эшләми торган кешеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.