Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте Йортында 2013 ел Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр
2010 елның 16 марты, сишәмбе
2013 ел Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә "Спортивное вещание" оешмасының эшлекле төркем әгъзалары, шул исәптән "Росмедиаком" дирекциясе һәм Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе департаментлары вәкилләре катнашты.
Сүз берничә спорт объектын кирәкле җиһазлар һәм элемтә чаралары белән тәэмин итү һәм Универсиаданың халыкара матбугат үзәген оештыру турында барды.
Доклад белән матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов чыгыш ясады.
2013 елның җәйге Уеннарына спорт объектларын әзерләү турында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Барыев сөйләде.
Ул Казанда узачак җәйге Универсиадага спорт төрләре моңарчы күренмәгән санда тәкъдим ителгәнен әйтте. Барлыгы 26 спорт төре тәкъдим ителгән (шуларның 13е - төп спорт төрләре һәм 13е - өстәмә). Универсиада кысаларында барлыгы 64 спорт корылмасы һәм Универсиада Авылы кулланылачак.
Спорт объектларының гомуми саныннан 28е инде бар яисә төзекләндерүгә мохтаҗ, 36сы төзелә (11 объект инде файдалануга тапшырылган).
Ярышлар өчен барлыгы 37 спорт мәйданы файдаланылачак (калган спорт корылмалары тренировкалар өчен файдаланылачак) .
Бүген кирәкле элемтә чаралары белән берничә генә объект тәэмин ителгән. Болар - Көрәш сарае, "Татнефть-Арена", "Баскет-Холл", чирәмдәге хоккей Үзәге һәм Үзәк стадион.
Белгечләр ярышларны трансляцияләү һәм сигналны тапшыру өчен кирәкле җиһазлар һәм телекоммуникацияләр белән тәэмин итү өчен кирәк булган проект документациясенең техник биремен инде әзерләгән.
ТВ-трансляцияләр 37 спорт мәйданыннан башкарылачак.
2013 ел Универсиадасының халыкара матбугат үзәген оештыру мәсьәләсенә килгәндә, бүген ике вариант бар: Мәскәү урамындагы Спорт сарае (Казанның 1000-еллыгы матбугат үзәге урнашкан бина) һәм Петербург урамындагы IT-парк бинасы.
2013 ел Универсиадасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары ике көндә һәр ике бинаны карап чыгып һәр икесенең мөмкинлекләрен дә тикшерер дип планлаштырыла.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 ел Универсиадасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшләрен әзерләгән вакытта 2009 елда Сербиядә узган Универсиаданың хаталарын исәпкә алырга кирәк, диде. Ул шулай ук Кытайның Шеньжень шәһәре тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Биредә Бөтендөнья җәйге спорт студент Уеннары 2011 елда узачак.
Кытай югары дәрәҗә күрсәтәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, без алардан соң чыгыш ясыйбыз, шуңа күрә без иң яхшылардан үрнәк алырга тиеш.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз