Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть чыгарган

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

2015 елда Татарстанның нефть компанияләре табышны һәм керемне арттырган, әмма бу табыш күләме узган елдагыдан күпкә ким, диде Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып. Аның сүзләренчә, нефтьчеләрнең валюталар курсы аермасы нәтиҗәсендә никадәрдер өстәмә керемнәре барлыкка килде дигән фикер - хаталы. Нефть тармагы инерцияле һәм капитал таләп итә, шуңа күрә хәзер федераль хакимият тарафыннан кабул ителгән кайбер карарлар нефть компанияләре эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак, ә ул нефть төбәкләре иминлегендә дә сизеләчәк, дип саный ТР Президенты.

Нефтьчеләргә яңа шартларда эшне көйләү, кертемнәрнең нәтиҗәлелеген анализлау зарури, дип саный ТР Президенты. Шул ук вакытта бюджет нефть сәнәгатенә өметләнә, бигрәк тә "Татнефть" компаниясе кебек зур салым түләүчегә.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть чыгарган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 116 мең тоннага күбрәк. Бу хакта «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев белдерде. Аның сүзләренчә, кече нефть компанияләре ел буена 6 млн 900 мең тонна чамасы нефть чыгарырга планлаштыралар.

Кече нефть компанияләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы хәле турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров хәбәр итте. Шулай ук ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов, Файдалы казылмалар дәүләт комиссиясенең Казан филиалы җитәкчесе Нәкыйп Гатиятуллин сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов тармакта фән юнәлешен үстерү темасы мөһим булуын белдерде, чөнки фән һәм инновацияләрдән башка ТР нефть тармагы көндәшлеккә сәләтле була алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International