Татарстанда алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында БДАМС кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эш төркеме төзеләчәк

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эш төркеме төзеләчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында БДАМСны тәкъдир иткәндә хәбәр итте.  
Чарада Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт   (Росалкогольрегулирование) җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты.
Искәртәбез, БДАМСны гамәлгә кертү максаты алкоголь продукциясен җитештерү һәм сатуны дәүләт тикшереп торуы. Әлегә кадәр БДАМСка күрсәткечләр кертүгә карата таләп алкоголь продукциясен җитештерүчеләргә генә кагыла. Әмма 2015 елның җәендә Федераль законга үзгәрешләр кертелде.  
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүдә тәртип кертелергә тиеш. Аның сүзләренчә, бүген күп күләмдә  алкоголь продукциясе легаль булмаган юл белән җитештерелә. Республикада  складларда юк ителергә тиешле 78 тонна шундый продукция бар, диде ул. Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, тагын 100 тонна легаль булмаган алкоголь продукциясе озакламый складларга китереләчәк һәм юк ителәчәк.
«
Алкоголь һәм спиртлы продукция хәрәкәте мәсьәләләрендә тәртип урнаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән штрафларны арттырырга, легаль булмаган алкоголь саткан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләргә. Һәм иң мөһиме барлык спиртлы сыеклык катгый дәүләт контролендә булырга тиеш. Башка юл юк».
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү өчен Рөстәм Миңнеханов эш төркеме төзергә кушты. Эш төркеменә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелек итәчәк. Аңа Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре, башка бизнес вәкилләре, шулай ук Росалкогольрегулирование белегечләре керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International