Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырдыЧара Казанда С.Сәйдәш исемендәге Зур концерт залы каршындагы мәйданда уздырылды.

Аерым алганда, министрлык автопаркы 8 “Нива”, 8 “Лада Гранта” автомобильләре, шулай ук “Газель” автомобиле базасында урнашкан 1 күчмә экологик лаборатория белән тулыланды. Соңгысы һаваны пычрата торган зарарлы матдәләрнең, әйтик, аммиак, азот оксиды һ.б.ның булу-булмавына экспресс-анализ үткәрү өчен каралган. Хәзерге вакытта Казанда мондый 2 күчмә лаборатория гамәлдә, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Әлмәттә – 1әр.

“Яңа лаборатория Казаннан Татарстанның көньяк-көнчыгышына, Азнакай районына, туры юнәләчәк. Бүген тапшырылган яңа техника, шул исәптән күчмә лаборатория, табигатьне саклау өлкәсендәге закон бозу очракларын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек булдырачак”, – дип сөйләде ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абдулганиев.

Рөстәм Миңнеханов, республика экологларын сәламләп, бүген Татарстан территориясенең экологик иминлеген тәэмин итүгә тагын бер адым ясалуына игътибар юнәлтте. Президент билгеләп узганча, хәзерге вакытта бу юнәлештәге эшчәнлек системага салынган – һәр районның, шәһәрнең, зур предприятиеләрнең экологик программалары бар. “Бу бик мөһим, чөнки республикабыз сәнәгати, техноген үсеш алган. Үз вакытында башкарылган оператив контроль гына әйләнә-тирә мохитнең куркынычсыз экологик торышын тәэмин итә ала, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм табигатьне саклау системасында эшли торган хезмәтләрнең югары профессиональ составка ия булуын билгеләп узды. – Алар, мобиль, оператив булудан тыш, иң заманча җиһазлар белән дә тәэмин ителергә тиеш. Бүген без экологик бүлекчәләребезне техник яктан җиһазландыру юнәлешендә тагын бер адым ясыйбыз”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда табигатьне саклау юнәлешендә зур эшләр башкарылуына игътибар юнәлтеп, кичә генә, әйтик, “Татнефть” компаниясе Директорлар советында оешманың 2020 елга кадәр экологик программасы раслануы, республиканың башка зур предприятиеләренең дә шундый ук программаларга ия булуы, әлеге программаларның бик зур инвестицияләр таләп итүе турында искәртте. Чыгышы ахырында ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары ТР Президенты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелеге (Казан),Үзәк территориаль идарәсе (Казан), Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе (Әлмәт), Идел аръягы территориаль идарәсе (Буа), Идел-Кама территориаль идарәсе (Чистай), Ык буе территориаль идарәсе (Азнакай), Кама буе территориаль идарәсе (Яр Чаллы) башлыкларына автомобиль ачкычлары тапшырды.

Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров республика башлыгына, ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан экологлары исеменнән рәхмәт белдереп: “Автопаркның тулылануы эшчәнлегебез нәтиҗәлелеген тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International